Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче 21 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, чүп пакетлары белән төреп куйганнар

Яшь кыз 24 мартта югалган булган.

news_top_970_100
Уфада яшәүче 21 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтереп, чүп пакетлары белән төреп куйганнар
https://pixabay.com

Уфада яшәүче 21 яшьлек Диана К. 24 мартта өеннән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган, аның телефоны да эшләмәгән. Социаль челтәрләрдә кызның югалуы турында хәбәрләр таралган. 30 мартта кич белән Диананың туганнары коточкыч хәбәр җиткерә. Кызның мәетен 24 яшьлек таныш егетенең фатирында тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул аның сөйгән егете түгел иде. Алар дуслар, танышлар. Диана аның фатирында нишләгәнен дә белмибез. Алар ни өчен бәхәсләшкәне дә билгесез. Ләкин ул аны үтергән. Унике тапкыр пычак кадаган, аннары мәетне чүп түгә торган пакетлар белән төреп куйган. Үтерүче кызның картасындагы бөтен акчаларын алган һәм качып киткән», — дип сөйли мәрхүмәнең туганы.

Диананың күпләгән туганнары һәм дуслары яшь кыз үлеменә ышана да алмый. Алар барысы да кызны бик мәрхәмәтле, ачык һәм игелекле дип искә ала. 

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүче егет Азәрбайҗанда туып-үскән. Ул кызны 25 мартта берничә тапкыр пычак кадап үтергән. Җинаять арендага алынган фатирда булган. Тикшерү комитеты вәкиле үтерүдә шикләнелүче кешене тоткарлануын хәбәр иткән. 

«Хәзерге вакытта җинаятьчене эзләү төгәлләнде, тикшерүчеләр җинаятьнең сәбәпләрен ачыклый», — дип аңлатканнар «Башинформ» агентлыгына ведомствода. 

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100