Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче хатынны кияве үтергән, кызы иренең җинаятен яшерергә булышкан

news_top_970_100
Уфада яшәүче хатынны кияве үтергән, кызы иренең җинаятен яшерергә булышкан
Фото: https://www.bashinform.ru, Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Уфада яшәүче ир-ат хатынының анасын үтергән өчен суд каршына басачак. Мәрхүмә хатын хәбәрсез югалган булып саналган. Үтерүченең хатыны – мәрхүмә хатынның кызы – җинаять турында белә, тик ул иренә ярдәм итәргә маташа. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2023 елның 7 гыйнварында Уфада яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать итә һәм анасы югалуын сөйли. Аның сүзләренчә, 64 яшьлек әнисе 24 октябрьдә өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле әйләнеп кайтмаган, аның кайда булуы да билгесез. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар югалган хатынның өенә бара. Биредә җентекләп тикшергәч, алар юылган кан эзләре таба. Хатынның туганнарын һәм башка шаһитларны сораштыргач, югалган хатынның киявеннән – 49 яшьлек ир-аттан шикләнәләр. Алар моңа кадәр талашкан булган.

Тикшерү версиясе буенча, 24 октябрьдә өйдә 64 яшьлек хатын һәм кияү талаша, кияү хатынның башына берничә тапкыр йодрыгы белән суга. Аннары кияү пычак ала һәм хатынның муенына кадый. Хатын урында ук үлә.

Җинаять эзен яшерү өчен, кияү мәетне полиэтиленга төрә һәм машина багажнигына сала, берничә көннән Благовещенский районы ягына таба урманга алып китә, шунда агач ботаклары белән каплап калдыра.

«Тикшерү барышында ачыкланганча, мәрхүмә хатынның кызы анасын үтерү турында соңрак белә, ләкин хокук саклаучыларга хәбәр итми, ул мәетне яшергәндә шаһит була. Җинаятьтә гаепләнүче ир-ат гаебен таный. Җинаять эше судка тапшырылган», – дигәннәр Тикшерү идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100