УФада яшәүче хатынга электр энергиясе өчен квитанция килгән. Анда 4 млрд сумлык бурыч күрсәтелгән. Бу турыда «Башинформ» яза.
Өстәвенә, хатын бу бурычны алдагы 5 көндә түләп бетерергә тиеш, дип күрсәтелгән.
«Башинформ» ачыклаганча, проблема тиз чишелә. 1 сәгать эчендә шәхси кабинетта белешмә яңартыла. Ә бу хатын исә прокуратурага мөрәҗәгать итәргә була.
«ЭСКБ» оешмасында әлеге хәл турында аңлатма биргәннәр. «Программада техник проблема чыкты. Бурыч суммасы урынына хисап номеры куелган. Моннан тыш, шәхси кабинетта актуаль мәгълүмат була», – дигәннәр компаниядә.
Башкортстан прокуратурасы тикшерү оештыру турында хәбәр иткән.