news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче ир-атны сөйгәненең элеккеге егете үтереп, мәетен тураклаган

news_top
Уфада яшәүче ир-атны сөйгәненең элеккеге егете үтереп, мәетен тураклаган
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Уфада яшәүче ир-атны сөйгән кызы аркасында үтереп, мәетен тураклаганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге җинаять Яңа ел алдыннан була. Якынча белешмә буенча, 36 яшьлек ир-атны сөйгән кызының элеккеге егете үтергән. Аннары мәетне тураклап, пакетларга тутырган.

27 декабрьдә югалган ир-атны 3 атна чамасы эзлиләр. Аның югалуы турында игезәк туганы полициягә хәбәр итә.

Берничә көннән ачыкланганча, югалган ир-ат күптән түгел генә яңа кыз белән очраша башлый. Хокук саклаучылар аны сораштыра, кызның элеккеге сөйгән егете белән дә сөйләшәләр. Шуннан соң элеккеге сөйгән егет барысын да сөйләп бирә. Ул көндәшен көнчелек аркасында үтергәнче кыйнавын әйтә. Кыз бу турыда белгәнме – бу әлегә билгеләнмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар