Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада яшәүче ир-ат хатынын канга батканчы кыйнаган һәм подъездда чәченнән сөйрәп йөргән

news_top_970_100

Уфада яшәүче ир-ат хатынын кыйнаган, аннары канга баткан хатынны чәченнән сөйрәп, лифтка кадәр алып барган. Ул юрист булып эшли, дип яза РЕН ТВ.

Әлеге хәлне күзәтү камерасы төшереп торган. Канал шул кадрларны күрсәтте.

Роликтан күренгәнчә, ир-ат бер хатын-кызны чәченнән сөйрәп лифтка кертә, кызның авызыннан кан ага. Имгәнгән хатын почмакка поса, лифт этажга менеп җиткәч, ир-ат аны өстерәп чыгара.

Моны күреп торучылар да булган. «Мин төнге 1дә ишеттем, минем астагы күршеләр. Эт бик каты өрде. Минем температурам югары иде, кемнең эте шулай өрә инде, дип уйладым. Аска төштем, ә анда кыйналган һәм канга баткан хатын утыра. Мин лифтка кермәдем», – ди күрше хатын.

Аннары ир-ат хатынын өйдә кыйнавын дәвам иткән. Күрше хатын полициягә хәбәр итәргә дә уйлаган. «Ләкин ул гариза язмас иде», – ди күрше хатын. Хатынын кыйнаучы ир-атның юрист булып эшләвен дә ул әйткән.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, хатынын кыйнаучы ир-ат юрист булып эшли, педагог булырга укый, моңа кадәр дә күршеләренә янаган. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, ир-ат Радик исемле, хатыны белән фатир арендалап тора. 

«Төнлә тавыш ишеттем, этләр өрде. Чыгып карадым, фатир ишеге янында кыйналган хатын утыра. «Ашыгыч ярдәм» чакырырга, полициягә шалтыратырга тәкъдим иттем. Ире янда юк иде. Хатын-кыз минем каршымда ишекне япты, «гафу итегез» диде», – ди күрше.

«Полиция хезмәткәрләре әлеге фактны тикшергән, видеодагы кешеләрне ачыклаган. Анда Уфа яшәүче танышлар сурәтләнгән. Гражданка дәгъва белдерүдән баш тартты», – дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100