news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада яшь әни һәм аның ике баласы югалган

news_top
Уфада яшь әни һәм аның ике баласы югалган
Фото: © "Татар-информ"

Уфада 24 яшьлек Татьяна Дмитриевна Валова, 3 яшьлек Валова Мария һәм 2 яшьлек Валов Максим югалган. Бу турыда «Башинформ» яза.

«БаРС» (БашРегионСпас) эзләү отряды волонтерлары хәбәр иткәнчә, әни һәм аның ике баласының кайда булуы 19 сентябрьдән бирле билгеле түгел.

Татьянаның буе 166 см, уртача гәүдәле, аксыл чәчле, күзләре коңгырт. Ак олимпийка һәм джинсы чалбар кигән.

Мариянең буе 110-115 см чамасы, ябык гәүдәле, аксыл чәчле, коңгырт күзле. Алсу төсле башлык, өч төсле куртка, алсу төсле кроссовки кигән.

Максимның буе 96 см, тулы гәүдәле, аксыл чәчле, коңгырт күзле. Сары башлык, зәңгәр куртка, джинсы, аклы-каралы кроссовки кигән.

Бу кешеләр турында белешмәне 8-937-3-102-112 һәм 112 телефоннарына шалтыратып әйтеп була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар