Уфада йөкле хатыны ковидтан үлгәч, тол калган ир авыру баласының гомере өчен көрәшә
Ялгыз әти кеше баласының «яшелчә» дип фаразланган киләчәген үзгәртергә өметләнә.
Уфа шәһәрендә яшәүче Виталий Кузьмин өч айлык улын ялгызы тәрбияли. Баланың анасы ковид белән авырып вафат булган. Сабый үзе исә авыру туган. Ялгыз әти баласына медицина ярдәме алу өчен булышлык сорый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Виталийның хатыны җиде айлык йөкле вакытта ковид белән авырый башлый. Аннары хатын баласын алдан тудыра, үзе вафат була.
«Һәр көн саен Covid аның үпкәләрен ашады. 3 ноябрьдә, үпкәсе 70 процентка зарарланган килеш, хатыным баласын үзе таба, аның организмы баланы «этеп чыгарган». Улыбыз хәзер бик авыр хәлдә, аның организмы көрәшә алырмы, юкмы, белмим.
7 ноябрьдә минем Таня комага китте. Кызганычка каршы, ул дүрт көннән аңына килмичә үлде. Мин әле дә аның булмавына ышана алмыйм. Ул хәзер тормыш өчен көрәшә». — дип яза Виталий.
Яңа туган малайда гидроцефалия һәм башка авырулар була. Кагыйдә буларак, мондый балалар вегетатив халәттә кала.
«Ты ему нужен» бергәлегендә Мәскәү табиблары белән читтән торып консультация оештырган, баланы нейрохирургия операциясенә чакырганнар. Әти кеше баласының хәлен җиңеләйтергә өметләнә. Ләкин баланы юлда медицина хезмәткәре озата барырга тиеш. Аны исә хастаханә бирә. Ләкин биредәге хастаханә баланы юлга чыгарырга курка, аның гомеренә зыян килергә мөмкин дип фаразлыйлар.
«Хәзер табиблар минем улымның авыртуларын җиңеләйтә генә, ә аның „яшелчә“ дип фаразланган язмышын үзгәртергә тырышып карарга кирәк. Баланы башкалага күчерүдә ярдәм итүче булса иде», — дип мөрәҗәгать иткән Виталий.
Ул Сәламәтлек саклау министрлыгы, хакимият, бала хокуклары буенча вәкил ярдәм итмәсме дип өметләнә, диелә бу хәбәрдә.