Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада хоккейчы Родион Әмиров белән хушлашалар – видео

news_top_970_100
Уфада хоккейчы Родион Әмиров белән хушлашалар – видео

Бүген Уфада «Салават Юлаев» командасы һөҗүмчесе, 21 яшьлек хоккейчы Родион Әмировны соңгы юлга озаталар.

Вакытсыз арабыздан киткән яшь спортчы белән саубуллашырга «Уфа-Арена» боз сараена республика хөкүмәте әгъзалары, «Уфа» футбол, «Торос» хоккей клубы, Родионны талантлы уенчы буларак белгән башка спорт коллективлары вәкилләре һәм меңләгән кеше килгән.

Родион Әмировның җәсәден залдан алып чыкканда, халык спортчыны алкышларга күмгән, хоккейчылар кәшәкәләрен шакылдатып хөрмәтләгән. Хоккейчы белән хушлашу мизгелләрен төрле социаль челтәрләргә куйганнар.

Родион Әмиров Ишимбай районының Богдановка авылында җирләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100