Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада хатынын канга батканчы кыйнаган ир: «Көнләшүгә чыдый алмадым»

news_top_970_100

«Честно говоря» журналистлары Уфада яшәүче ир һәм хатын белән аралашкан. Хатынын подъездда вәхшиләрчә кыйнаган кадрлар социаль челтәрләрдә таралгач, әлеге ир-ат «йолдыз»га әверелде. Бу турыда «Башинформ» яза.

Вакыйга Генерал Горбатов урамындагы йортта була. Ир-атның хатынны кыйнавын видеокүзәтү камералары төшереп тора.

«Герой» ир сүзләренчә, алар икесе дә исерек хәлдә чакта талаш чыга. Бер мизгелдә ир көнләргә тотына, шуңа күрә кулларын «эшкә җигә».

«Көнчелек аркасында, кулларымны тыеп тора алмадым, әйтик, тәненә зыян китердем. Калганын сез видеода күрдегез инде. Минем яктан бернинди дә янау булмады», – ди ул.

Видео кадрларында хатын-кызның тырналган урыннары булуы күренә, ләкин ул сөйгәненә дәгъва белдерми, полициягә гариза язарга да җыенмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100