Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада вентилятордан чыккан ут аркасында ике хатын һәм бер бала янып үлгән

Фаҗига яз көне бүлмәне җылыта торган җайланма аркасында килеп чыккан.

news_top_970_100
Уфада вентилятордан чыккан ут аркасында ике хатын һәм бер бала янып үлгән
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе

Уфаның Калинин районы прокуратурасы биредә яшәүче 58 яшьлек ир-атка карата гаепләү карарын раслаган. Аны «саксызлык аркасында ике яки анна күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, быел мартта бу ир-ат танышлары белән бергә спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Алар Ферин урамындагы йортларның берсендәге тулай торакта була. 

Бәйрәм тәмамлангач, ир-ат йокларга ята, җылылык вентиляторын челтәргә тоташкан килеш калдыра. Төнлә электр приборына ут каба, янгын чыга. Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндергәндә ике хатын-кыз һәм 11 яшьлек малай мәетен таба.

«Алар яну продуктлары белән агуланып һәлак булган», — дигәннәр Тикшерү идарәсендә.

Ир-ат гаебен тулысынча таный. Җинаять эшен судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100