Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада үзе яши торган йорт подъездында үсмер кыз егылып үлгән

news_top_970_100

Уфа шәһәрендә торак йорт подъездында 15 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

27 декабрьдә 15 яшьлек кыз мәетен үзе яши торган йортның 12нче катында табалар. Аның гәүдәсендә имгәнүләр күренми. Күршеләре баланың гаиләсе турында уңай фикерләр генә әйтә, кыз бала тәртибе турында начар сүзләр әйтмиләр. Тикшерү эшләре бара.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, кыз мәктәптән укудан кайтып килгәндә хәлсезләнә.

«Алдан ук хәле начарлана, ул урамда ук чайкала-чайкала кайта, ләкин бернинди вейплар да кулланмый. Якынча белешмә буенча, баш миенә кан саву билгеләре бар, бу – авыру белән бәйле. Судмэдэкспертлар тикшерүләр уздырачак, шул исәптән химия-биология экспертизалары да. Шуннан соң төгәл сәбәп турында әйтеп була. Шул ук вакытта, белгечләр сүзләренчә, вейп моңа триггер була алмый», – дигән чыганак.

Кыз бала мәете янында вейп ятмаган, ул чыннан булган, тик баланың кесәсендә. Үләр алдыннан вейп кулланганмы-юкмы – әлегә билгесез.

«Кызның үлеме сәламәтлеге белән бәйле булуы ихтимал. Авызыннан күбек чыккан, дигәндә – ул эпилепсия вакытында гына түгел, йөрәк өянәге булганда да чыга», – дигән «Башинформ» чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100