news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада үз-үзе белән сөйләшеп йөргән пычаклы ир полицейскийларга пычак кадаган

news_top
Уфада үз-үзе белән сөйләшеп йөргән пычаклы ир полицейскийларга пычак кадаган

Уфа үзәгендә, Карл Маркс урамында, полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәннәр. Билгесез ир-ат аңа пычак кадаган. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Видеода күренгәнчә, һөҗүм иткән ир-ат адекват хәлдә түгел, битен кисәр алдыннан, үз-үзе белән сөйләшеп, болганып йөри. Ул наркоман булгандыр, дип фаразлыйлар. Кулында пычак тоткан ирне күреп, кешеләр полициягә шалтырата.

Әмма ул полицейскийларга пычак белән ташланган. Бер полицейскийның кулы яралы, икенчесенең – күкрәге.

Ир-ат полицейскийга һөҗүм итәр алдыннан үзенең яңагының бер өлешен кисеп алган.

Һөҗүм иткән ирне тоткарлаганда аңа атканнар, ул яраланган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары аңа шунда ук беренче ярдәм күрсәткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар