Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада утыз кеше утырган автобус биш катлы йортка бәрелгән

«Газель» машинасы юлын кисеп узгач, вахта рейсы буенча бара торган автобус кисәк кенә борылырга мәҗбүр була.

news_top_970_100
Уфада утыз кеше утырган автобус биш катлы йортка бәрелгән
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

26 ноябрьдә иртәнге тугыз тирәсендә Уфа шәһәрендә юл һәлакәте була. «КАВЗ» автобусы биш катлы торак йортка бәрелә. Бу вакытта вахта автобусында утызлап пассажир була. Бу турыда Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Фаҗигадә унбер кеше имгәнә. Дүрт кешене хастаханәгә салганнар, тагын җиде кеше үзләре табибка мөрәҗәгать иткән.

Автобусны йөртүче 57 яшьлек ир-ат авария сәбәбе турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, автобус үз полосасыннан бара. Бер мизгелдә аның каршысына «Газель» килеп чыга һәм автобусның юлын кисеп уза. Шуннан соң автобус тагын бер микроавтобуска бәрелмәс өчен, кисәк кенә Октябрь проспектыннан борылырга мәҗбүр була һәм биш катлы йортка бәрелә, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Автобус йөртүчесе медицина тикшеренүе узган. Авария вакытында аның аек булуы расланган. Ул 1980 елдан бирле йөртүче булып эшли.

Имгәнмәгән пассажирлар башка автобуска утырып киткән. Алар арасында балалар юк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100