Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада үсмер малай апасының машинасын урлап киткән һәм авария ясаган - видео

news_top_970_100
Уфада үсмер малай апасының машинасын урлап киткән һәм авария ясаган - видео
видеодан скриншот

Башкортстанның Уфа шәһәрендә 14 яшьлек малай туган апасының машинасын урлап алып киткән. Ул иптәшләрен утыртып йөргән чакта авария ясаган. Әлеге мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда «Күгәрчен хәбәрләре» яза.

Видео кадрларында «Рено Логан» машинасының ишегалдыннан чыгуы, борылган чакта парковкадагы «Ниссан» машинасына бәрелүе күренә. Бәрелгәч, машинада ике пассажир бала чыга. Машина белән идарә итүче үсмер малай да качып китәргә җыена. Ул машина ишекләрен бикли, тик фараларын сүндерергә оныта. 

«Ниссан» машинасын йөртүче полиция чакыра. Хокук саклаучылар гаеплеләрне бик тиз ачыклый. Үсмер малайга җәза булмаячак. Туган апасы аны гафу иткән һәм полициягә гариза язмый. Баланың тәртибе өчен ата-анасына җавап тотасы була.

Уфа буенча ЮХИДИ вәкиле Альбина Кадикова сүзләренчә, үсмер малай административ җаваплылык билгеләнә торган яшькә җитмәгән, шуңа күрә авария буенча тикшерү тәмамланган. Эш материалларын балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиягә тапшыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100