Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән биш яшьлек бала исән калган

Сабый кар көрте өстенә килеп төшә һәм аягына басарга маташа.

news_top_970_100
Уфада уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән биш яшьлек бала исән калган

Уфа шәһәрендә урнашкан күп катлы йортның уникенче катындагы фатир тәрәзәсеннән биш яшьлек малай егылып төшкән. Бәхеткә, бала исән калган. Хәзер Уфаның Октябрь районы буенча тикшерү бүлеге сабый имгәнү сәбәпләрен ачыклый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 22 мартта кичке якта әнисе чыгып киткәч, бала бүлмәдә ялгызы кала. Ул тәрәзә төбенә менеп баса һәм аска егылып төшеп китә. Җирдәге карт көрте баланың егылуын йомшарта. Шулай да сабый төрле катлаулылыктагы травмалар ала. Хәзерге вакытта малай хастаханәдә дәвалана, дип хәбәр итте Тикшерү комитеты.

Шәһәрнең 17 нче номерлы хастаханәсендә балага операция ясаганнар. Табиблар аның хәлен стабиль катлаулы дип бәяли. Бу турыда Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.

«Башкортстан» телеканалы хәбәр иткәнчә, табиблар баланың сәламәтлеге турында киләчәккә фаразлар әйтми.

«Баланың хәле стабиль, катлаулы. Аңа өч операция ясадык. Дәвалау эшләре тулы күләмдә башкарыла. Табиблар белән консультацияләр бара. Килештереп дәвалыйлар», — дип сөйләгәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Бала егылган мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Сабый кар өстенә килеп төшә, аннары көрттән чыгарга маташа, тыпырчына. Карда яткан баланы узып баручы ир-ат күреп ала һәм йөгереп килеп җитә. Ул ашыгыч ярдәм чакыра. Этик сәбәпләр аркасында видео сайтка куелмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100