news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада ун яшьлек малай югалган

Арсений Идиатуллин урамга уйнарга дип чыгып киткән булган.

news_top
Уфада ун яшьлек малай югалган

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә 13 февральдә ун яшьлек бала югалган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

10 яшьлек Арсений Идиатуллин урамга уйнарга дип чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Аның буе 150 см чамасы, уртача гәүдәле.

Зәңгәр куртка, кара кроссовки, соры башлыйк кигән.

Арсений турында белешмәсе булган кешеләргә полициягә яки «Лиза Алерт» төркеменә шалтыратырга сорыйлар: 8 800 700 54 52.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар