news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада үчле ир элеккеге хатынының фатир ишегенә үләксә элеп куйган

news_top
Уфада үчле ир элеккеге хатынының фатир ишегенә үләксә элеп куйган
https://pixabay.com/

Уфада яшәүче хатынның фатир ишегенә песи үләксәсе элеп куйганнар. Ул өйдән чыкканда коточкыч табылдыкка юлыккан. Моны хатынның элеккеге ире эшләгән дип фаразлыйлар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Видеокүзәтү камераларын карагач, моны яшь егет һәм аның белән бер хатын-кыз эшләве ачыкланган.

19 майда күп катлы йорт подъездына ике кеше килә, егетнең кулында бау була, бауга хайван үләксәсе асып куелган. Аннары бу кешеләр подъездга кереп китә.

Фатир ишегендә үләксә табылган хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, хатынның элеккеге ире яңа сөйгәне белән бергә песи үләксәсе таба, аны элеккеге хатынының ишегенә элеп куя. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар