news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада тугызынчы сыйныф укучысы гимназиядә атыш оештырган, аны тоткарлаганнар

news_top

Уфада полиция хезмәткәрләре 16нчы гимназиягә һөҗүм иткән тугызынчы сыйныф укучысын тоткарлаган. Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

«Бүген иртән Уфаның 16нчы гимназиясендә тугызынчы сыйныф укучысы страйкбол автоматыннан атыш оештырган. Зыян күрүчеләр юк. Үсмерне инде тоткарладылар. Вазгыять контрольдә, барлык шартларын ачыклыйбыз», — дип язды ул үзенең телеграм-каналында.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, укучы дәрескә пластмасса пневматик автомат белән килгән. Ул укытучыга һәм өч сыйныфташына берничә тапкыр аткан, аннары петарда шартлаткан. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган.

Исегезгә төшерәбез, 22 гыйнварда Түбән Камада 7нче сыйныф укучысы, лицейга пычак белән кереп, техник хезмәткәрне яралаган иде. Үсмерне Росгвардия тоткарлады. Тишерү комитеты җинаять эше кузгатты, һөҗүм итүченең мотивларын ачыклау дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар