Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада "Тойота" йөртүчесе өч яшьлек баланы һәм аның әнисен бәрдергән

Юл фаҗигасе 2 август көнне Свобода урамында килеп чыккан.

news_top_970_100
Уфада "Тойота" йөртүчесе өч яшьлек баланы һәм аның әнисен бәрдергән
50 яшьлек "Тойота" йөртүчесе 25 яшьлек хатын-кызны һәм аның өч яшьлек малаен күрмичә кала һәм аларны бәрдерә. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә. 

Уфаның ЮХИДи бүлегендә хәбәр иткәнчә, җәяүлеләр юлны "зебра" аша чыккан булган. 

"Юл һәлакәте нәтиҗәсендә малайның башы җәрәхәтләнгән һәм хастаханәгә алып барып аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр. Ә хатын-кыз күп санлы имгәнүләр белән травмпунктка мөрәҗәгать иткән", - дип сөйләделәр инспекторлар. 

Хәзерге вакытта авариянең сәбәпләре ачыклана. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100