
Уфада тормозлары ватылган йөк машинасы аркасынада 2 кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Якынча белешмә буенча, Новоженов һәм Уфа шоссесы чатында «Шахман» йөк машинасының тормозлары эшләми башлый. Тизлек белән килә торган фура 11 машина белән бәрелешә. Җиңел машинадагы 2 кеше урында ук һәлак була.
Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.