news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада торак йортта янгын вакытында унбер кеше имгәнгән

Уфада торак йортта янгын вакытында унбер кеше имгәнгән

news_top
Уфада торак йортта янгын вакытында унбер кеше имгәнгән
Бүген Уфада Дмитриев урамындагы тугыз катлы йортта янгын чыга. Урынга коткаручылар бара. Янгын сүндерүчеләр йорттагы кешеләрне махсус баскычлар ярдәмендә эвакуацияли. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. 


Шаһитлар табибларның ике баланы кулга күтәреп ашыгыч ярдәм машинасына кадәр илткәнен хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр килгәч, алтынчы каттагы фатирдан төтен чыгуын күреп ала. Йорттан 24 кешене, шул исәптән ун баланы эвакуациялиләр. Һәлак булучылар юк. Барысы унбер кеше имгәнә, шуларның алтысы балалар. 
 


Utv.ru хәбәр иткәнчә, янгын алтынчы катта башлана. Имеш, биредә 30 яшьлек ир-ат яши, ул тотнаксыз, елына берничә тапкыр хастаханәдә ята. Йортта яшәүчеләрнең сүзләренчә, алар бу кешедән зарланып берничә тапкыр полициягә гариза яза. Әлеге ир-ат чүп-чар җыю, фатирына теләсә-нәрсә ташу белән шөгыльләнә, дип зарлана алар.

Алтынчыдан тугызынчы катка кадәр коридорлар янып беткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар