Уфаның Затон бистәсендәге торак йортка дошман беспилотнигы эләккән. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Хәбиров сүзләренчә, бер кеше имгәнгән, йортның югары катларындагы тәрәзәләргә зыян килгән. Тагын бер БПЛА сәнәгать зонасына төшкән.
«Уфаның сәнәгать предприятиеләренә чираттагы террорчылык һөҗүмен кире кактык. Барлыгы алты пилотсыз очу аппараты булды, шуларның дүртесе бәреп төшерелде. Берсе сәнәгать зонасына төшкән, анда кечкенә янгын чыккан, хәзер аны сүндерәләр. Тагын бер БПЛА Затон бистәсендәге торак йортка эләккән. Югары катлардагы тәрәзәләр ватылган, шулай ук кыйпылчыклар һәм шартлау дулкыны тәэсиреннән барлыкка килгән кисәкләр туктап торган машиналар өстенә төшкән. Якынча мәгълүматлар буенча, бер кеше зыян күргән. Ул хастаханәгә озатылган, хәзер аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип язган Хәбиров МАКСта.