Уфаның Вагон урамында 2 катлы күп фатирлы агач йортта янгын чыккан. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр 6 минут эчендә килеп җиткән. Алар килгәндә йортның түбәсе яна торган була, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
«Янгында 72 квадрат метр мәйданда йорт түбәсенә, шулай ук 1 һәм 2 каттагы ике фатирга зыян килгән. Бу фатирларда утны сүндергәндә, ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган», – дип хәбәр итәләр ведомствода.
Янгын вакытында имгәнгән кешеләр булмаган. Ут капкан йорттан 9 кеше үзе чыга алган.
Хәзер янгын урынында тикшерү төркеме эшли, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын лабораториясе эксперты шаһитлардан сорау ала, янгынның барлык сәбәпләре ачыклана.