Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада төнге клуб янында кыйналган егет инвалид калган

news_top_970_100
Уфада төнге клуб янында кыйналган егет инвалид калган
видеодан скриншот
Фото: https://www.bashinform.ru

Уфада төнге клуб янында үлем хәленә җиткәнче кыйналган егет инвалид калган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфаның Ленин районы суды 18 октябрьдә Уфада яшәүче Олег И.ны кыйнау турында җинаять эшен карый башлаган.

«Честно говоря» телеграм-каналы белешмәсе буенча, аны төнге клуб янында 2 егет үлем хәленә җиткәнче кыйнаган. Җинаять эшенең бер фигурантын 3 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр инде. Икенчесе суд карарын көтә.

Олег журналистларга белдергәнчә, вакыйгадан соң 1 ел чамасы узган инде. Ләкин ул әле дә тернәкләнеп бетә алмый. Аның башына титан пластина куйганнар. Әле тагын операция ясыйсы бар. Егет инвалид кала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100