Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада театрның сәнгать җитәкчесен студент кызга оятсыз тәкъдимнәр өчен эштән куганнар

news_top_970_100
Уфада театрның сәнгать җитәкчесен студент кызга оятсыз тәкъдимнәр өчен эштән куганнар
Mash Batash Телеграм-каналындагы видеодан скриншот

Уфада бер актерны, «оятсыз кимсетүләре» өчен, УУНиТ каршындагы театрдан куганнар. Ә артист исә үзенә яла ягуларын һәм бернинди кисәтүләрсез кууларын әйтә. Бу турыда «Mash Batash» Телеграм-каналы яза.

Илнур Ганиев Марат Башаров белән бергә «Ловец ветра» фильмында төшкән, хәзер сериалларда уйный. Көздән бирле студентлар театрында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, ә гыйнварда үз урынына яңа кеше билгеләнүен социаль челтәрләрдән белгән.

Университетта аңа, хезмәт килешүе срогы чыккан, дип әйтәләр һәм студент кызны кимсеткәнен исенә төшерәләр. Илнур сүзләренчә, студент кыз үзенә ни өчен гел азгын хатын-кызларны уйнарга туры килүен сораган. Илнур исә, җитди рольләр уйнау өчен үзеңне тыйнаграк тотарга кирәк, дип төрттерә. Артист сүзләренчә, алга таба бу хәлне куертканнар гына. Әмма, үпкәләгән студент кыз сүзләренчә, Ганиев урынсыз шаяртуларны еш кулланган.

Актер үзенең эштән куылуын гаделсез дип саный, хезмәт инспекциясенә, прокуратурага һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100