news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада татарча җырны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" дип игълан иткәннәр

Җырны татар милли хәрәкәтенең элекке вәкиле, үзен башкорт дип игълан иткән Альберт Исмаил оештырган "Хәят-Исмаил" төркеме башкара.

news_top
Уфада татарча җырны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" дип игълан иткәннәр
видеодан скриншот

Уфада үткән «Сердце Евразии» халыкара фестивалендә татарча җырны «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында башкарыла» дип игълан иткәннәр. Фестиваль Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалында трансляцияләнгән. Аның видеоязмасын Альберт Исмаил YouTube битенә урнаштырган.

Җырны Альберт Исмаил оештырган «Хәят-Исмаил» төркеме башкара. Җырны игълан иткәндә, фестивальне алып баручы: «Кадерле дуслар, хәзер чыгыш ясаячак башкаручыларны тыңлаганнан соң сез аңларсыз — башкорт теле күпкырлы. Алар үз җырларын төньяк-көнбатыш диалектында башкара», — дип әйтә. Шуннан соң сәхнәгә чыккан төркем татарча җыр башкара.

Төркем башкарган татарча җыр ике өлештән тора — «Ай, былбылым» җырына «Без башкортлар» җыры кушылып китә.

"Сердце Евразии" фестивален оештыручы - Башкортстан республикасының мәдәният министрлыгы.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар