news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада татар яшьләре тел, милләт турында: «Без «апокалипсис» көтеп яшибез»

Быел Башкортстан Республикасы башкаласында өченче тапкыр «Ufa.Tatar» форумы узды. Форумның программасы бик кызыклы булды. Киләчәк турында TEDx чыгышларында спикерлардан төрле фикерләр яңгырады. Аларның кайберләрен сезгә дә язып китәм.

news_top
Уфада татар яшьләре тел, милләт турында: «Без «апокалипсис» көтеп яшибез»
Фото: Булат Гайнетдинов

«Яшьләр бүгенге көндә ниләр эшли?»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов:

«Еш кына олы яшьтәге кешеләр белән күрешкәндә, алар «киләчәк – яшьләр кулында», ди. Ә яшьләр бүгенге көндә ниләр эшли?» – диде ул һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары турында сөйләп үтте.

«Татарчаны – заманча, заманчаны – татарча» сүзләре – безнең девиз. Без 3 юнәлештә эш алып барабыз: бөтен дөнья буйлап 100дән артык оешмабыз белән, Казан эчендә һәм Татарстан буйлап та эшлибез.

«Мин татарча сөйләшәм» фестивале 20 ел элек башланып китте. Ел саен без аңа яңалыклар кертәбез. «Печән базары» 2013 елдан бирле эшли, анда дизайн-маркет уза. Ә 2018 елдан бирле 30 августта Казан кирмәнендә «ДәртФест» үтә, – диде ул.

Шулай ук, Райнур «Җәдид фест», «Татарча диктант», «Ачык университет» проектлары турында да сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Каз өмәсе яшьләргә кызык түгел, гореф-гадәтләрнең яңа формасы кирәк»

Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин «Безнең мирас – сувенир яки киләчәк өчен ресурс» темасына чыгыш ясады.

Казанга күченеп килгәч, төбәкләргә еш йөрергә туры килә, өлкән буын белән яшьләр арасында уртак тел табу мәсьәләсе кискен торуы сизелә. Өлкәннәр, нигездә, мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең формаларын саклау яклы булса, яшьләр аларны заманчалаштырырга тели.

– Гореф-гадәтләрнең дә яңача формалары кирәк. Әйтик, шул ук каз өмәсе традицион формасында хәзерге яшьләргә һәрчак кызыклы түгел, – диде ул.

Карашларның да үзгәрүен билгеләп үтте спикер. Аның сүзләренчә, 3 ел элек ясалма фәһем безнең көндәлек тормышта актив кулланылмаса, бүген ул фото-видео контент ясауда киң файдаланыла.

Шулай ук Алмаз Хәлиуллин «Заманчалыкка ничек ирешергә?» дигән сорау куеп, берничә мөһим юнәлешне билгеләде.

  • Телне яңарту. Татар теле – дәреслектә генә түгел, ә подкастта, видеода, интерфейста булырга тиеш.
  • Визуал. Заманча дизайн, графика, стиль. Күз белән күреп кабул ителә торган мәгълүмат.
  • Медиа. Пиар, видео, сериал, сторителлинг һәм документаль проектлар.
  • Буыннар диалогы. Олылар мәгънә саклый, яшьләр форма тудыра, һәм алар бер-берсеннән башка яши алмый.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Без һәрвакыт «апокалипсис» көтеп яшибез»

Татарстан Милли музее филиалы «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин «Киләчәктән урын барлыймын» темасына әдәбият һәм киләчәк турында чыгыш ясады.

Үткәндә гел киләчәк турында уйлаганбыз. Күлтәгин язмаларында да VI-VIII гасырда төрки-татарларның киләчәге турында сүз алып барыла. Ул вакытта ук бабаларыбыз безгә мирас калдырырга уйлаган.

Шунысы кызык, без киләчәк турында уйлаганда, киләчәкнең ахыры булачагын да белгәнбез. Без һәрвакыт «апокалипсис» көтеп яшибез. Ни өчен дигәндә, мөселманнар булсак, кыямәт көне турында уйлап яшибез бит. Әгәр дөньяның ахыры бар икән – гомерең аралыгында үзеңне дөрес тотарга кирәк.

Үзебезнең киләчәк турында уйлаганда, милләтебез турында да онытмаганбыз. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, киләчәк турында сүз алып барганда, прогресс, техник факторлар турында уйлаган. Мисал өчен, Фатих Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» фантастик әсәрендә татар халкының 30-40 елдан соң нинди булуын күзаллый.

Ә бүген әдәбиятыбызда хыял, фантастика, фэнтези җитми кебек. Безгә хыялланудан курыкмаска кирәк, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Яшьләр белән сөйләшкәндә замана «һава»сын өрергә кирәк»

Тележурналист Миләүшә Латыйпова «Объектив чынбарлык»: Альфа һәм зумерларда үзаң уяту» темасын яктыртты, балалар белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде.

Башкортстанның татар гимназиясендә русча-татарча контент ясый башладык. Интервьюлар алабыз, видеолар төшерәбез, монтажлыйбыз. Балалар бик тырышып эшли, аларга кызык. Тора-бара, балалар яныма килде дә, кино төшерик, диделәр. Нинди темага төшерергә, дип уйлана башладык. «Гарри Поттер» фильмын тәкъдим иттем. Утырып, сценарий төзедек. «Габдулла маҗаралары» дигән татарча фильм төшердек.

Габдулла, Раян, Галия дигән геройлар булдырдык. Бу киноны төшереп бетергәч, балалар тагын да илһамланды. «Тагын-тагын төшерик», – диделәр, мин каршы килмәдем. Фильм татарча булачак, дигән шарт куйдым. Балалар рәхәтләнеп ризалашты. Хәтта рус балалары да «татарча ятлап киләбез, роль бирегез әле» диделәр.

Кызганыч, хәзер бу проект тукталды, чөнки иганәчебез юк. Балалар белән эшләгәч, шундый нәтиҗәгә килдем: яшьләр белән сөйләшкәндә замана «һава»сын өрергә кирәк, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Телне саклыйбыз дип, сандыкка тыгып куйсак – ул үсми»

Журналист, блогер Рәмис Латыйпов милләт, тел турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Шундый күренеш бар: халыкның үзе турында сорамыйча, аның өчен хәл итәләр. Галимнәр тоталар да әйтәләр – менә бу безнең халык вәкиле, икенчеләре әйтә – юк, безнеке. Мин гел уйлый идем – ә нигә сез ул халыкның үзеннән сорамыйсыз соң? Халык юләр түгел бит инде, үзенең кем икәнен белә. Шуңа да җанисәп алдыннан мин авылларга чыгып киттем. Илеш, Борай, Балтач, Мишкә районнарында булдым, кешеләрдән сорадым: сез кем? Алар, билгеле, кем икәнлекләрен әйтеп бирде. Мине сүгүчеләр булды, әмма беркем дә кире кага алмады. Мин шул позициядә торам – кем икәнен кешенең үзеннән сорарга кирәк.

Безнең күршеләр, кардәшләр белән милләтне билгеләүдә принциплар бераз аерыла. Алар, бабаң кем дип язылган, син – шул халык вәкиле, диләр. Без әйтәбез, оныгың кем, син – шул. Ә оныгының татар булачагын теләгән кеше ул, һичшиксез, татар.

Бездә «татар телен саклыйк» дигән сүзләр еш яңгырый. Әмма телне саклап булмый. Заман алга китә, телне саклыйбыз икән, без артта калабыз. Тел үсештә булганда гына яши алабыз, без аны, саклыйбыз дип, сандыкка салып куйсак, ул үлә. Телебез Тукай вакытындагы кебек калсын, мәдәниятебез дә дип, «кочаклап» утыра алмыйбыз. Мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә элеккене онытмаска, әмма яңалыктан курыкмаска кирәк. Аннары ул барыбер үзгәреп тора. Һәр буын үзенең яшьлегендә булганны сакларга тырыша.

Чын татар гаиләләре «Баланы татар теленә ничек өйрәтергә?» диләр. Чын татар гаиләсендә баланы татар теленә махсус өйрәтү кирәкми, бала белән татарча сөйләшергә генә кирәк – ул үзе өйрәнә. Балага «улымка, вот это хлеб – по-татарски – ипи» дип утырыр көнгә калгансың икән, димәк, аның теле татарча ачылмаган, дигән сүз бит инде ул. Дөрес, катнаш гаиләләрдә бу – зур проблема, әмма әти-әнисе татарча белгән гаиләдә баланы татарчага өйрәтергә кирәкми. Әмма бу – тел гаиләдә дигән генә сүз түгел. Татарның татарча балалар бакчасы да, мәктәбе дә, югары уку йорты да булырга тиеш, докторлык диссертациясе дә татарча яклана алырга тиеш. Гаилә – беренче этап. Әмма бала мәктәпкә килгән һәм татарча белми икән, аны «син татарча белмисең» дип орышырга кирәкми, чөнки алар татарлыктан кире якка борылачак.

...Сүз көче дигән әйбергә дә ышанам. Бездә мотивацион җырлар күп, анда «без бетмибез», «үлмибез» ише сүзләр еш яңгырый… Бу сүзләрне әйткәндә, без үзебезнең бетәчәгебезне инде күзаллап, программалаштырып торабыз кебек. «Бетмибез» дип, алга барып булмый, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

TEDx чыгышлардан кала, форумда катнашучылар татар җәмгыятенең бүгенгесе һәм киләчәге хакында фикер алышты, блогерлар белән дискуссия оештырды һәм татарча стендап карады. Шулай ук, кунаклар программада Алсу Мәгъсумҗанова һәм Нурбәк Батулланың матур чыгышларын күзәтте, чара «бәлеш пати» белән төгәлләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар