Уфада татар телендә «ДАН» балалар театр студиясе ачыла. Анда шөгыльләнү өчен 5-15 яшьлек балаларны җыялар. Студиядә алар белән профессиональ театр белгечләре, актерлар эшләячәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Балаларны яңа дуслар табарга һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән яхшырак аралашырга, үз-үзләренә ышанырга, тамашачылар алдында чыгыш ясарга өйрәтәчәкләр. Шулай ук махсус тренингларда укучылар актерлык осталыгы нигезләрен үзләштерәчәкләр, җыр-бию дәресләре алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Студиядә аралашу татар телендә була. Дәресләр сентябрьдә башлана.