news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада татар галименең уникаль мирасын саклап калу буенча зур эш башланган

news_top
Уфада татар галименең уникаль мирасын саклап калу буенча зур эш башланган
Фото: Илдус Фазлетдинов

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында күренекле галим, профессор Алмас Шәйхулов калдырган рухи мирасны саклау һәм өйрәнү буенча зур эш башланган. Бу хакта «Тулпар» сайты яза.

Әлеге эш «Башкортстан Республикасының Татарлар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра торган «Башкортстан Республикасында татар теле һәм мәдәниятен өйрәнүгә фәнни-методик ярдәм» проекты кысаларында, Башкортстан башлыгы гранты хисабына гамәлгә ашырыла.

Проектның беренче этабы профессор Алмас Шәйхуловның кафедрага васыять итеп калдырылган шәхси китапханәсен тәртипкә китерүдән башланган. Бу китапханәдә татар теле белеме, әдәбият белеме, төрки филология, фольклор, мәдәният, тарих һәм педагогика буенча дистәләрчә ел дәвамында тупланган сирәк һәм кыйммәтле хезмәтләр саклана.

Хәзерге көндә бу бай мирас белән кафедраның I–II курс студентлары эшли. Алар китапларны барлый, алфавит һәм тематик принцип буенча системага сала, библиографик тасвирламалар әзерли, аеруча әһәмиятле басмаларны цифрлы форматка күчерүдә катнаша. Бу эшнең максаты – галимнең китапханәсен киләчәк буыннар өчен саклап калу һәм аны фәнни җәмәгатьчелек һәм студентлар өчен мөмкин кадәр уңайлы итү.

Студентларның эшенә кафедра мөдире, проект җитәкчесе Альбина Хәлиуллина, шулай ук доцентлар Илдус Фазлетдинов һәм Гөлсинә Өлфәт Гайнуллина җитәкчелек итә. Алар китап фонды белән эшләүнең фәнни принципларын аңлата, басмаларны тасвирлау, цифрлаштыру һәм электрон базага урнаштыру тәртибен өйрәтә.

Проект барышында кимендә ун фундаменталь хезмәткә комплекслы анализ үткәрү, аларны цифрлаштыру һәм шул материаллар нигезендә фәнни мәкаләләр әзерләү дә күздә тотыла. Моннан тыш, кафедраның татар теле һәм әдәбияты кабинеты заманча төс алачак, ул студентлар өчен планшетлар һәм башка цифрлы җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.

Бу эш – китапларны гына тәртипкә китерү түгел. Ул татар фәненең күренекле вәкиле калдырган мирасны яңача укырга, аны заманча технологияләр ярдәмендә сакларга һәм яшь буынга җиткерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә профессор Алмас Шәйхулов китапханәсендә алып барылган бүгенге хезмәт – татар филологиясенең киләчәгенә салынган мөһим нигезләрнең берсе, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар