Уфада танылган радио һәм телевидение алып баручысы вафат булган
Соңгы елларда ул Ретро FM дулкыннарында «Феличита» һәм «В добрый час» тапшыруларында эшли.
Уфада танылган радио һәм телевидение алып баручысы Юлия Сазанова вафат. Ул Юлия Березовская псевдонимы белән чыгыш ясый торган булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
Юлия иҗат юлын 1996 елда башлый. «Европа Плюс в Уфе» радиосы алып баручыларының беренчеләре арасында була.
Соңгы елларда ул Ретро FM дулкыннарында «Феличита» һәм «В добрый час» тапшыруларында эшли.
Юлия Березовская соңгы көнгә кадәр радиоэфирда эшли. 12 сентябрьдә аңа 53 яшь тулган булыр иде.
Мәрхүмәнең үлеме сәбәбе хәбәр ителми.