Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада танылган композитор, баянчы Илшат Яхин вафат

Ул коронавирус белән авырганнан соң инсульт кичергән.

news_top_970_100
Уфада танылган композитор, баянчы Илшат Яхин вафат
https://www.bashinform.ru

Уфада композитор, баянчы, аранжировкалаучы, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында музыка бүлеге җитәкчесе, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин вафат булган. Аңа 48 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, ул коронавирус белән авырганнан соң инсульт кичергән.

Илшат Яхин 2019 елдан бирде Мостай Кәрим театрында эшли, бик күп спектакльләрдә музыка өлешен башкара. Актив рәвештә кинода эшли. Ул «Птица счастья», «Сируси» сериалларына, «Три письма» һәм «Внеклассный урок» кыска метражлы фильмнарына көй язган, халыкара фестивальләрдә катнашып, лауреат исеме алган.

Илшат Яхинның хатыны Башкорстан филармониясе эстрадасының сәнгать җитәкчесе, хореограф Сулпан Аскарова һәм ике кызы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100