Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада танылган галим фаҗигале һәлак булган

Вил Өметбаев нефть скважиналарында эшләү ысулларын өйрәнгән.

news_top_970_100
Уфада танылган галим фаҗигале һәлак булган
Рамил Гали

Уфада 83 яшьлек академик Вил Өметбаевны машина таптаган. Галим хастаханәдә вафат була. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Биредәге ЮХИДИ белешмәсе буенча, 11 декабрьдә көндезге уникеләр тирәсендә «Хендай» машинасы җәяүлене бәрдерә. Ир-ат ярамаган урыннан юл аша чыгып бара торган була.

Өлкән яшьтәге галим имгәнә, аны хастаханәгә алып китәләр. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Вил Өметбаев бөтен гомерен фәнгә багышлаган. Ул нефть скважиналарында ремонт-изоляция эшләренең технологиясен һәм ысулларын өйрәнгән. Ул скважиналарның геолого-техник халәтен тикшерү һәм аларны кабат эшләтү ысулларын уйлап тапкан.

Академик хезмәт юлын гади бораулаучыдан башлап, академик дәрәҗәсенә җиткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100