news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада Таҗикстан кешеләре тоткынлыкта тоткан 16 баланы азат иткәннәр

news_top
Уфада Таҗикстан кешеләре тоткынлыкта тоткан 16 баланы азат иткәннәр
Фото: Тикшерү идарәсе

Тикшерү комитеты Уфада арендага алынган фатирда 4 – 16 яшьлек 16 баланы тоткан ике Таҗикстан гражданын тоткарлаган. Бу хакта Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе сайтында хәбәр ителә, дип яза РБК порталы.

Балигъ булмаганнарның бер өлеше — Таҗикстан гражданнары. Тикшерүчеләр әйтүенчә, фатирда аларга карата «законсыз тәрбия ысуллары кулланылган». Качып китә алган яшүсмерләрнең берсе ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр әлегә социаль учреждениеләрдә булган балигъ булмаганнарның ата-аналарын эзли.

Җинаять Кодексының 117 маддәсенең 2 өлеше (җәзалау), Җинаять кодексының 127 маддәсенең 2 өлеше (законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү) һәм Җинаять кодексының 156 маддәсе (балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү) буенча эш кузгатылган. Җәзалау турында маддә буенча гына җәза гына да 7 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Mash телеграм-каналы язуынча, сүз ислам дини мәктәп-мәдрәсәсе турында бара. Аның мәгълүматлары буенча, балаларны арендага алынган фатирларда тотканнар. Күршеләр кычкырудан зарланмасын өчен укучыларны физик җәзалауга дучар иткәннәр. Шулай итеп, дүрт яшьлек бер малайның йөзен яндырганнар, – дип яза Mash.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар