news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада төнлә мәчеткә ут капкан

Уфада төнлә мәчеткә ут капкан

news_top
Уфада төнлә мәчеткә ут капкан
Узган төндә Уфа шәһәренең Гагарин урамындагы мәчеттә янгын чыккан. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын мәчет бинасының икенче катында була. Төн уртасында коткаручылар чакыралар. 



"Коткаручыларның беренче отряды килгәндә бинаның икенче катында уку әсбаплары януы ачыкланды. Төнге унике тулырга биш минут тирәсендә 15 квадрат метр мәйдандагы ут сүндерелде. Имгәнүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк", - дип әйткәннәр ведомствода.

Янгын килеп чыгу сәбәпләрен белгечләр ачыклаячак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар