news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада стоматология клиникасына килгән хатын теш табибына һөҗүм иткән

Пенсионер хатын үзенең кызын чиратсыз кабул итүне таләп итә, сүгенә, аннары табибны төртеп җибәрә.

news_top
Уфада стоматология клиникасына килгән хатын теш табибына һөҗүм иткән
https://pixabay.com

Уфада Республика стоматология клиникасына кызы һәм аның нәни баласын озата килгән 60 яшьлек хатын теш табибына һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзына сылтама белән хәбәр итте.

Зыян күргән табиб сүзләренчә, ул экстрен авырту һәм язылу буенча килгән пациентларны кабул итә. Яшь ярымлык балалы хатын өлкән яшьтәге анасы белән смена азагында килә. Ул кискен авыртуга зарлана.

«Пациентны карагач, экстрен очрак күрмәдем, пациентның пломбасы төшкән. Аны рентгенга җибәрдем, аннары пациент пломба куярга сорады. Пациентның 60 яшьлек анасы гел биредә булды, үзен агрессив тотты, минем хезмәттәшем — табиб-стоматолог белән талашты. Ул кызын чиратсыз кабул итүне таләп итте, сүгенде, табиблар һәм башка пациентларның кисәтүенә дә игътибар итмәде. 

Смена бетәргә 15 минут калгач, бу хатын кабат кабинетка керде, снимокны югалтуларын әйтте. Мин хәзер кварцлау башлануын хәбәр иттем. Аның кызын башка табиб кабул итәчәк, дидем. Үзем рентген кабинетка снимокның копиясен алырга киттем. Ләкин агрессив хатын мине эзәрлекләвен дәвам итте. Ул аерым ишек аша рентген кабинетка керде. Мин кабат аннан чыгып китүен сорадым. 

Коридорга чыккач, бу хатын мине ике тапкыр төртеп җибәрде, мин башым белән көчле итеп бәрелдем, теге хатын поликлиникадан чыгып китте», — дип сөйли зыян күрүче табиб.

Шуннан соң полиция чакырганнар, яшь табиб күрсәтмәләр биргән. Аның үзен хастаханәгә алып киткәннәр. Биредә башының йомшак тукымалары имгәнгән дип диагноз куйганнар. Хәзер судмедэкспертиза билгеләнгән.

«Профсоюз гадел җәза һәм табибка акчалата компенсация түләттерү өчен тырышачак», — дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар