news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада симергән этне машинадан чыгару өчен ике кеше кирәк булган

Волонтерлар Хаммерны юындырган, артык озын булып үскән тырнакларын кискән.

news_top
Уфада симергән этне машинадан чыгару өчен ике кеше кирәк булган
https://www.bashinform.ru

Уфада яшәүче кешеләрнең Хаммер исемле лабрадор эте симерә торгач, 88 килога җиткән. Симез этне күргәч, тәҗрибәле ветеринарлар да шаккаткан. Хуҗалары этне йоклатып үтермәкче булган, тик аны Чиләбе зоояклаучылары үзләренә алып киткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Аны машинадан чыгару өчен ике олы кеше кирәк булды», — ди волонтерлар.

Башта Хаммерны юындырганнар, артык озын булып үскән тырнакларын кискәннәр. Эткә озын тырнакларына басып йөрергә дә кыен булган. Алты яшьлек лабрадор сәламәт диярлек. Тик артык симез булгач, аның йөрәге белән проблемалары башланган. Хәзер аңа этләр фитнесы ясарга ярамый. Әлегә ул катгый диетада һәм актив урамда йөрү белән шөгыльләнә. 

Инде прогресс башланган. Әле берничә көн элек Хаммер ян-ягына ята алмаган булса, хәзер ул аркасына ятып уйный, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар