news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада шау-шулы кызлар төркеменә тәрәзә аркылы йомырка ыргытканнар - видео

Узган төндә Уфаның Черниковка районында яшәүчеләргә тавыш-гаугалы кызлар төркем йокларга комачаулаган.Эчкән кызлар автомобильләрендә музыканы бар көченә ачып куйганнар һәм шул сәбәпле монда яшәүчеләргә комачаулаганнар. Ләкин дуамал кызларны башка юл белән җиңәргә уйлаганнар.

news_top
Уфада шау-шулы кызлар төркеменә тәрәзә аркылы йомырка ыргытканнар - видео
Вash.news сайты ачыклаганча, бу хәл Иван Франк урамында урнашкан күп катлы йорт янында булган. Кызлар инде йокларга яткан кешеләргә шактый вакыт тынычлык бирмәгән. Үч иткән кебек, яшьләр төн уртасында машиналарында 90 нчы елларда популяр булган "Дюна" группасы җырларын бар көченә кычкыртып куйган. 


Шунда йортта яшәүчеләр түзмәгән дә инде - тәрәзә аркылы кызларга йомырка ыргыта башлаганнар. Аларны машинада утырган егетләр генә тынычландыра алган.  Мондый "атыштан" соң кызларны автомбильгә утыртып алып киткәннәр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар