Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада полициядән качып бара торган машина авария китереп чыгарган һәм ике егет үлгән

ВАЗ-21099 севтофорның кызыл төсенә чыгып киткән һәм Mazda 6 машинасына бәрелгән.

news_top_970_100
Уфада полициядән качып бара торган машина авария китереп чыгарган һәм ике егет үлгән
https://www.bashinform.ru

Узган төндә Уфада ВАЗ-21099 һәм Mazda 6 машиналары бәрелешә. Биредә ике кеше һәлак була. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Төнлә ЮХИДИ инспекторлары Октябрь революциясе урамында кагыйдә бозган ВАЗ-21099 машинасына игътибар итә. Машина туктый. Тик аннары артка чигенә һәм каршы як полосага чыгып, качып китә.

Полиция хезмәткәрләре махсус маякларны яндырып, аны ЮХИДИ машинасы белән куып бара башлый. Хокук саклаучыларның туктарга кушуына кармастан, ВАЗ исә тизлеген арттыра гына, куркыныч маневрлар ясый. Светофорның кызыл төсенә узып чыга. Шуннан соң Минһаҗев һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары чатында кызыл төскә чыгып китә һәм «Маzda 6» машинасына бәрелә. Шуннан соң ВАЗ әйләнеп каплана.

Авариядән соң ВАЗ йөртүчесе — 29 яшьлек ир-ат, аның 24 яшьлек пассажиры урында ук үлә. Соңрак ачыкланганча, алар ВАЗны танышларыннан урлап алып киткән.

Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100