news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада үпкәләре тулысынча зарарланган ханым коронавирусны җиңгән

Табибларның ханымның терелүенә өметләре булмаган.

news_top
Уфада үпкәләре тулысынча зарарланган ханым коронавирусны җиңгән
https://pixabay.com/ru

Уфада яшәүче ханымның үпкәләре 100 процентка зарарланган булган. Яше 60тан узуга, тән авырлыгы да 100 кг нан артык булуга, шикәр диабетына карамастан, пациент ковидны җиңгән, дип хәбәр итәләр «Өмет» Башкорстан яшьләре газетасында.

Хастаханәгә килгәндә, ханымның үпкәләре 100 процентка зарарланган була, аны шунда шунда ук ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Трахеостомия ясала.

Табибларның ханымның терелүенә өметләре булмаган. Пациентның позитив булуы, яшәү өчен теш-тырнагы белән көрәшүе генә гомерен саклап калды, дип билгеләп үткәннәр хастаханәдә. Хәзерге вакытта ханым үзен яхшы хис итә, терелеп дәваханәдән чыккан икән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар