Уфада петарда аркасында тугыз яшьлек бала хастаханәгә эләккән
Уфада петарда аркасында тугыз яшьлек бала хастаханәгә эләккән
31 декабрь көнне Уфада петарда шартлаганнан соң тугыз яшьлек бала хастаханәгә эләккән, дип яза АиФ.
Башлангыч мәгълүмат буенча, тугыз яшьлек малай ишегалдында берүзе уйнап йөргән, әти-әнисе өйдә булган. Малай петарданы яндырып җибәргән һәм ацетонлы чиләккә ташлаган. Янганын яхшырак күрер өчен, чиләккә якын килгән.
Баланың кайсы җире имгәнүе әлегә билгесез, диелә хәбәрдә.