Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада пенсионерка түшәменнән коелган штукатурканы түрәнең өстәленә кертеп салган

news_top_970_100

Уфада «Управдом» дигән форум узганда, пенсионер шәһәр коммуналь хезмәтләренең ничек эшләгәнен күрсәтеп биргән. Ул очрашу барганда сумкасы белән бәреп керә дә, вице-мэр Сергей Кожевниковның өстәленә «түшәменнән коелган» штукатурка бушата.

Бу хакта «Нет времени на раскачку» Телеграм каналында журналист Николай Бажин язган.

«Көндез дә, төнлә дә минем башыма менә шушылар тавыш белән коела. Миңа бу фатирда ничек яшәргә?» – ди апа һәм ярсып чыгып китә. Очрашуга килгәннәр исә аны алкышлар белән озатып кала.

Апаның исеме Фәридә Гайсина икән. Ул Вологодская урамындагы йортның 9 нчы катында яши, дип яза журналист. Апа «түбәдән су ага» дип гел зарланып торган, әмма аңа «капиталь ремонт 30 елдан соң гына булачак» дип әйткәннәр. Ул проблемасына ышанмаучыларга «телсез шаһитлар» белән күрсәтеп биргән – түшәменнән коелган штукатуркаларны түрәләргә күрсәткән.

«КП-Уфа» мэриядан аңлатма сораган. Сергей Кожевников, бу хәлдән соң Фәридә апаның өенә барып, аның дөресен сөйлиме-юкмы икәнен үзе карап кайткан. Матбугат чарасына биргән комментарийлардан күренгәнчә, пенсионерканың чыннан да ремонт күрәчәге юк.

– Йортның түбәсе нормаль хәлдә. Түбәдән су акмый, фатирга да акмый. Идарәче компаниягә кирәкле эшләрне башкарырга фәрман бирелде, түшәмне караячаклар, – дигәннәр мэриядә.

Былтыр исә йортта капиталь ремонт узган, дип тә өстәгәннәр. Дөрес, түбәгә ремонт ясалмаган, чөнки, күрәсең, кирәк тапмаганнар.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 сентябрь 2022
    Исемсез
    Молодец шулай кирэк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100