Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада әниләре эчү сәбәпле, нәни балалар ач яшәргә мәҗбүр булган

2016 елда туган ике сабый исерек ана һәм аның белән яши торган ир-ат янында була.

news_top_970_100
Уфада әниләре эчү сәбәпле, нәни балалар ач яшәргә мәҗбүр булган
https://pixabay.com

Уфаның Калинин районы прокуратурасы 28 яшьлек хатынга карата гаепләү карарын раслады. Ул «балигъ булмаган балаларын тәрбияләү вазифаларын үтәмәү» маддәсе буенча гаепле дип табылды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, 2018 елның октябреннән 2020 елның декабренә кадәр бу хатын балалары каршында исереп йөри. Ул 2016 елда туган ике баласын тәрбияләү вазифаларын башкармый. Аларны укытмый.

Сабыйлар исерек ана һәм аның белән яшәүче ир-ат янында торырга мәҗбүр була. Ир белән хатын гел талаша. Балалар даими рәвештә туклана алмый, ач йөриләр.

Хатынны берничә тапкыр җаваплылыкка тарталар. Ул балигъ булмаган балаларын тәрбияләү һәм карау вазифаларын башкармаган өчен гаепләнә.

Хәзер әни кеше гаебен тулысынча таный, аның эшен судка биргәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100