news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада Мостай Кәрим исемендәге театр артисты кырык яшендә үлгән

Кирилл Ажмяков үлеме коронавируска бәйле түгел дип фаразлыйлар.

news_top
Уфада  Мостай Кәрим исемендәге театр артисты кырык яшендә үлгән

Уфада Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артисты Кирилл Ажмяков 40 яшендә вафат булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, аның үлеме коронавирус инфекциясе белән бәйле түгел.

Кирилл Ажмяков Яшьләр театрына эшкә 2017 елда килгән. Быел ул Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Белое Чудо», Бомарше әсәре буенча куелган «Безумный день или женитьба Фигаро», Вахтин әсәре буенча куелган «Синяя-синяя речка» спектакльләрендә уйный.

Мәрхүмне җирләү вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар