Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада морг түбәсеннән ишелгән кар астында ике хатын һәм бер машина калган - видео

Хатын-кызлар качып котылмакчы булса да, кар аларны аяктан еккан.

news_top_970_100
Уфада морг түбәсеннән ишелгән кар астында ике хатын һәм бер машина калган - видео
https://www.bashinform.ru

29 гыйнварда Уфада морг бинасы түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, кар массасы аста басып торган ике хатын-кыз һәм бер машина өстенә төшкән.

Видеокүзәтү камералары әлеге вакыйганы төшереп алган. Анда хатыннарның йөгереп качарга маташуы күренә, ләкин кар аларны аяктан ега.

13 нче хастаханәнең судмедэкспертиза һәм патологоанатомия бүлеге урнашкан бина янында чикләү билгеләре куелмаган.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биредә «Лада Гранта» машинасы җимерелгән, 1963 һәм 1991 елларда туган ике хатын-кызны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып килгәннәр. Табиблар ярдәм күрсәткәч, өйгә кайтарып җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100