Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада малайлар белән уйнаганда үлгән 8 яшьлек кыз суга ыргытканда исән булган

Баланың мәетен яру нәтиҗәләре билгеле булды.

news_top_970_100
Уфада малайлар белән уйнаганда үлгән 8 яшьлек кыз суга ыргытканда исән булган
pixabay.com

Уфада сигез яшьлек кыз баланы үсмер малайлар үтергән дип шикләнәләр. Кызның йокы артериясен кысканнар һәм үлде дип белеп, елгага ыргытканнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

22 августта Уфада буып үтерү билгеләр булган бала мәете табылды. Кыз урамга уйнарга чыгып китә һәм кич белән әйләнеп кайтмый. Әнисе баласы югалу турында полициягә хәбәр итә, дип язган идек.

Сабый мәетен елгадан табалар. Хәзер аның мәетен яру нәтиҗәләре билгеле булды. 

Бер версия буенча, ике малай кызның йокы артериясен кыса, шуннан соң кыз үлә. Эзне яшерү өчен, үсмерләр кызны чишендерә һәм мәетен елгага илтеп ташлый.

«КП-Уфа» үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, баланың мәетен ярганнан соң, аны елгага исән килеш ыргытулары ачыклана. 

«Йокы артериясен кыскач, кыз йокыга гына киткән. Малайлар аны үлде дип, куркуга калган. Алар тикшереп караган, кызның авызына бармакларын да тыгып караганнар. Ләкин кыз уянмаган. Шуннан соң малайлар аны елгага ташлаган, кыз шунда тончыгып үлгән», — дип аңлатканнар «КП» басмасына.

Балалар нинди уен уйнаганы да билгеле. «Алар „кайф алу өчен“ йокы артериясенә басып уйнаган», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100