Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада “Максидом” гипермаркеты янган

Янгын турында хәбәр төнге сәгать икедә килгән.

news_top_970_100
Уфада “Максидом” гипермаркеты янган

Башкортостан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча Уфаның Жуков урамында урнашкан өч катлы “Максидом” төзелеш гипермаркетының алгы өлеше янып киткән. Янгынның мәйданы 60 квадрат метрны тәшкил иткән, дип яза ГТРК «Башкортостан» сайты.

Янгынны сүндерергә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 14 техника берәмлеге һәм шәхси составтан 33 кеше килгән. Ачык утны 02:32 сәгатьтә сүндергәннәр. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәпләре ачыклана, гадәттән тыш хәл урынында янгын лабораториясе белгече һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе эшли. Янгын урынына Башкортостан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Эдуард Идрисов та килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100