news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада җәмәгать транспортына билет бәясе ничә сум?

Уфада җәмәгать транспортына билет бәясе ничә сум?

news_top
Уфада җәмәгать транспортына билет бәясе ничә сум?

1 июльдән Башкортстанда җәмәгать транспортында түләү өчен "Алга" картасы эшли башлый. Бу бердәм картаны башта Уфада, аннары Стәрлетамакта һәм Салаватта, аннары республиканың барлык шәһәрләрендә кулланып булачак. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте. 

Буш карта 50 сум тора.  Картаны "Уфа-печать" киоскларында, "Бәйрәм", "Башспирт", "Альдо", "Батыр" сәүдә нокталарында, транспортта, "Сбербанк"та һ.б. урыннарда алып була.

1 июльдән башлап Уфада "Башавторанс" автобусларында "Алга" картасы белән алганда, билет бәясе 20 сум була, акчага алганда бу билет 25 сум торачак.

Терминаллар барлык автобусларга да куелачак. Ул ишектән кергәндә уң якта була. Кергәндә үк билет өчен түләргә туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар