Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада Куватов исемендәге хастаханәнең КТ-МРТ бүлеге җитәкчесе вафат булган

Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең КТ-МРТ бүлеге җитәкчесе Равил Мөхәммәтрәхимов 8 ноябрьдә - Халыкара рентгенологлар көнендә үлеп киткән.

news_top_970_100

8 ноябрьдә Башкортстанның Уфа шәһәрендә урнашкан Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсенең КТ-МРТ бүлеге җитәкчесе Равил Мөхәммәтрәхимов вафат булган. Бу турыда табиб-нейрорадиолог Эльвира Закировага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Мөхәммәтрәхимов Башкортстанда беренче нейрорадиолог була. «Һөнәри эшчәнлегенең юл башында ул нейрохирург була, аннары рентгенолог вазифасында эшли. Республикада беренче булып КТ һәм МРТ диагностиканы өйрәнә. Гаҗәеп зыялы, акыллы, интеллектуаль кеше, белемле һәм тәрбияле җитәкче иде. Аның кул астында ун ел эшләдем. Равил Рәшитович дус һәм тату, талантлы һәм бердәм команда туплады. Бу елларда без җитәкчебез яклап һәм саклап торган зур бер гаилә кебек яшәдек. Хәзер ул безне күкләрдән яклый торган фәрештәбез булыр дип ышанам», — дип яза Эльвира Закирова.

Равил Мөхәммәтрәхимов вафат булган көнне Халыкара рентгенологлар көне билгеләп үтелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100