news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Уфада, күсе агуы ашап, дистәләрчә эт үлгән

news_top
Уфада, күсе агуы ашап, дистәләрчә эт үлгән
Владимир Васильев

Уфада, күсе агуы ашаганнан соң, дистәләрчә эт һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Матбугат чаралары полиция тикшерү башлавын хәбәр иткән. Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, Ирнорс микрорайонында яшәүчеләр эт үләксәләре таба башлаган.

Сукбай этләр генә түгел, хуҗалы һәм токымлы этләр дә һәлак булуы әйтелә. Ветеринарлар фикеренчә, хайваннар күсе агуы ашап агуланган булуы ихтимал.

«Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе матбугат чараларын мониторинглау вакытында Ирнорс микрорайонында этләрнең күпләп агулануы турында белешмә ала. Әлеге хәбәрләр буенча полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дигәннәр ведомствода.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар