Уфада ковидтан прививка ясатучылар фатир ота ала
Вакцинация пунктына килүчеләргә код язылган флаер бирәләр.
Уфада коронавирустан прививка ясатучылар арасында уен уйнаталар. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итә.
Прививка ясатучылар фатир яки смартфон ота ала. Шәһәрне үстерү буенча иҗтимагый фонд «Сәламәт Уфа» проектын башлаган.
Прививканы 20 июньгә кадәр ясаткан кешеләр шәп призга өмет итә ала, ди оештыручылар.
Вакцинация пунктына килгән һәркемгә код язылган флаер бирәләр. Аны ufa-zdorov.ru сайтында теркәргә кирәк.
Акция башланганнан бирле, 13 мең кеше прививка ясаткан, диелә хәбәрдә.